Яңалыклар
22 август 2022, 11:49

Әтиле-уллы ике кызны судан коткарган

Геройлар -  безнең арада. 

Газиз Манапов/vk.comГазиз Манапов/vk.com
Фото:Газиз Манапов/vk.com

Бөрҗән районының Иске Собхангул авылында әтиле-уллы Волковлар  ике кызны судан коткарган. Аларны үлемнән коткару тарихын район башлыгы Газиз Манапов үзенең социаль челтәрләрендә  язып чыккан.

16 июль көнне 11 һәм 4 яшьлек ике кыз бала елгага үзләре генә су керергә киткән. Аларны су агымы алып китә башлаган, кызлар ярдәмгә чакыра  башлаган. Бәхеткә, кече ватаннарына ял итәргә кайткан Олег Юрьевич һәм Глеб кызлар баткан урыннан ерак түгел балык тотканнар. Кызлар тавышын ишеткән әтиле-уллы ярдәмгә ташланганнар.

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты күрсәткән батырлыгы өчен Олег Юрьевичны – “Каһарманлык өчен” медале белән, аның малае Глебны рәхмәт хаты белән бүләкләгән. Бүген уллары һәм оныгы өчен бүләкне аларның әти-әнисе алган, чөнки геройлар үзләре Санкт-Петербургта яши.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас