

“Соңгы арада безнең М.Шәйморатов һәм А.Доставалов исемендәге ике башкорт батальоны тирәсендә спекуляцияләр күбәеп китте. Әмма шуны әйтергә кирәк: безнең батальоннар бер-берсеннән шактый аерыла. Башкортстан үзенең сугышчыларын баштанаяк киендерде. Барысында да бер үк форма, нашивкалар һәм башкалардан аерып торучы билгеләр. Аның уң һәм сул ягында Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы флаглары нашивкалары. Баш киеме – Башкортстан флагы төшерелгән бейсболка. Яшь чикләве – 20дән алып 50 яшькә кадәр. Үзебезнең сугышчылар белән мин горурланам. Башкортлар борын-борыннан көчле, батыр булганнар, алар башкаларга сугыша, дисциплина тота белүдә һәм тормышка карашта мисал булып тордылар. Шуңа күрә безнең башкорт батальоннары исемнәре белән спекуляцияләр ясап булашмагыз. Без барыбер үз маркабызны тотабыз, барыбер ничек кирәк икәнен күрсәтәчәкбез”, – дип язган үзенең “ВКонтакте” челтәрендә Радий Хәбировның БР хәрбиләре белән үзара хезмәттәшлек сораулары буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов.