Яңалыклар
15 август 2022, 05:03

Җәйнең соңгы атнасы нинди булыр?

Һава торышы сөендерерме?

Ә.Бикмурзина.Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

“Фобос” һава торышы үзәгенең баш белгече Евгений Тишковец Sputnik радиосы белән әңгәмәсендә  русиялеләргә җәйнең соңгы атнасындагы һава торышы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, августынң тәүге декадасы Үзәк Русиядә югары һава температурасы белән билгеләнде, әмма айның соңгы декадасында  һава торышы климатик нормага ярашлы булмакчы.

Метеоролог “җәй финалы”нда һава торышы уңай булачак, ди. Үзәк Русиядә һава температурасы якынча 21 градус җылылык тәшкил итәчәк.

“Озайлы фаразлар буенча, Үзәк Русиядә айлык уртача һава температурасы климатик нормага якын булачак. Явым-төшем дефициты 20 проценттан да артмаячак”, – дип аңлата ул.

Тишковец сентябрьдә көзге һава торышына күчү салмак булачак, дип өсти. Ның сүзләренчә, Үзәк Русиядә яшәүчеләрне озайлы әбиләр чуагы көтмәкче. “Көз кинәт килмәячәк”, – ди белгеч. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас