Яңалыклар
15 август 2022, 08:55

Эшче яшьләр форумына әзерләнәләр

30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә эшче яшьләрнең унынчы форумы үтәчәк.

Эшче яшьләр форумына әзерләнәләрЭшче яшьләр форумына әзерләнәләр
Эшче яшьләр форумына әзерләнәләр

Аның эшендә катнашуга 18дән 25 яшькә кадәрле яшь белгечләр оешмалары,  компанияләрнең кадрлар резервы вәкилләре,  урта һөнәри һәм югары белем бирү йортлары студентлары, белгечләр, яшь галимнәр чакырыла.

БРның яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук белдерүенчә, Башкортстанның яшь белгечләре ел саен әлеге Бөтенрусия дәрәҗәсендә оештырылучы форумда катнашалар. Мәсәлән, былтыр  Адель Мөсәлләмова “Яштәр” яшьләр хезмәт бригадалары” проектын гамәлгә ашыруга 300 мең сум күләмендә грант белән бүләкләнгән. Проект Уфада уңышлы тормышка ашырыла.

14 тән 18 яшькә кадәрле яшьләр һөнәри юнәлешләр буенча мастер-класслар, лекцияләр һәм тестлар үтәләр, җәйге чорда эшкә уңышлы урнашалар.

Форум яшьләр арасында эшче һөнәрләрен һәм техник белгечлекләрне популярлаштырырга булышлык итә. Өч кен буенча экспертлар катнашучылар белән бергә биш юнәлеш буенча: кадрлар резервы — компания эчендә үсеш; эчке эшкуарлык; социаль һәм мәдәни проектлар; предприятиеләрдә волонтерлык; һөнәри юнәлеш; яшьләрне компаниягә җәлеп итү һәм үстерү проектлары өстендә эшлиячәкләр. Эчке конкурс кысаларында экспертларны иң яхшы эшләре белән таныштыручылар үз проектларын тормышка ашыруга грантлар белән бүләкләнәчәк.

Гаризалар 2022 елның 30 августына кадәр кабул ителә.  https://grants.myrosmol.ru/. сылтамасы буенча “Молодежь России” АИСында алдан теркәлү үтәргә кирәк.

 Белешмә: Бөтенрусия эшче яшьләр форумын Федераль яшьләр эшләре буенча агентлык үткәрә һәм ул “Росмолодежь” линейкасына керә.

 


Автор:Кадикова Резида
Читайте нас