Яңалыклар
10 август 2022, 14:30

Һава торышы бозыла

Эсселәр туйдырмадымы әле?

Башкортстан бенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы якындагы тәүлеккә давыл чыгуы турында кисәтә. Башгидрометүзәк фаразлары буенча, республикада һава торышы бозылуы һәм җил көчәюе (тизлеге секундына 20 метрга кадәр) көтелә.

Урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгыр явып узачак,  көньяк-көнчыгышта явым-төшем көтелми. Төнлә бераз җил исәчәк, көндез төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, яшенле яңгырда секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк, давыл чыгачак.

Һава температурасы төнлә +14, ...+19°, көнчыгышта +9° кадәр, көндез һава +26,+31° кадәр җылыначак, төньякта +21° кадәр.  Төнлә һәм иртән юлларның аерым өлешләрендә урыны белән томан төшәчәк, 500 метрдан ары күрүчәнлек начараерга мөмкин.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас