Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 август 2022, 14:27

Республика йортында очрашу үтте

8 августа республика җитәкчесе Радий Хәбиров Федераль җәза бирүләрне башкару хезмәте (ФСИН) директоры Аркадий Гостев белән очрашты.

Республика йортында очрашу үтте
Республика йортында очрашу үтте

Ул бүген, 9 августта, эшли башлаган Җинаять-җәза башкару системасы яшь белгечләренең бөтенрусия форумында катнаша.

ФСИН директоры хөкем ителүчеләр өчен холык төзәтү-хезмәт үзәкләре ачу буенча республика җитәкчелегенең хезмәтен уңай бәяләде. Башкортстан Русия президенты Владимир Путинның 2022 елда илнең һәр төбәгендә хөкем ителүчеләр өчен 400 хезмәт урыны булдыру буенча фәрманын тулысынча үтәгән.

         Аркадий Гостев белдерүенчә, 2022 елның 7 ае эчендә ФСИНның төбәк идарәсе предприятиеләрендә башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр былтырның шушы ук чорына караганда 28,7 процентка арткан.

         Төбәк җитәкчесе элеккеге хөкем ителгәннәрнең социаль тормышка яраклашулары мөһимлеген билгеләде, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга ФСИН продукциясе һәм хезмәтләренә дәүләт һәм муниципаль заказларын урнаштыру мәсьәләсе өстендә эшләргә кушты.

Фото: БР Башлыгы сайтыннан

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: