Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 август 2022, 20:02

Бүздәк районында сугару системалары төзеләчәк

Бүздәк районында төзеләчәк сугару системалары инвестпроекты өстенлекле проектлар исәбенә кертелгән.

Бүздәк районында сугару системалары төзеләчәк
Бүздәк районында сугару системалары төзеләчәк

Башкортстан Республикасы үсеше корпорациясенең генерал директоры Наил Габбасов белдерүенчә, сугару системалары районның Канлы-Төркәй һәм Иске Таулар авыллары җирләрендә төзеләчәк. Бу шикәр чөгендерен үстерү күләмен арттыру һәм республика шикәр заводларын чимал белән тәэмин итү өчен кирәк. Инициативаны тормышка ашыру өчен 614 млн. сум акча салу һәм предприятиедә 41 эш урынын булдыру карала. Система насос станциясен, яңгыр корылмаларын, яктырту һәм электр белән тәэмин итү буенча трансформатор станциясен үз эченә алачак. Проект ике этапта тормышка ашырылачак. Мәсәлән, 2025 елга җирләрне гомум сугару мәйданын 642 гектарга кадәр җиткерү карала.
Искә төшерик: Өстенлекле инвестицияләр проектлары эшкуарларга ярдәм күрсәтү вариантларының берсеннән санала.
"Башкортстан Республикасы үсеш корпорациясе" Башкортстанда инвестиция проектларына башыннан ахырына кадәр ярдәм итү хезмәтен күрсәтә. Биредә республика җирлегендә үзенең бизнесын үстерү белән кызыксынучы инвесторларга комплекслы ярдәм итәргә һәм аларның ышанычлы партнерлары булырга әзерләр. Ведомствоның эшчәнлеге буенча җентекле мәгълүматны https://kr-rb.ru сайты яисә +7(347)214-90-70 телефоны буенча белергә мөмкин.

Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: