Яңалыклар
4 Августа 2022, 05:25

Куркыргамы, курыкмаскамы?

Билгеле вакыйгалардан соң кайсыбер социаль челтәрләр VPN-сервислар ярдәмендә генә эшли.  

yakutsk.ruyakutsk.ru
Фото:yakutsk.ru

Русиядә VPN-сервислардан файдаланган өчен җаваплылык кертү турында фикер алышмыйлар. Федерация Советының конституция законнары комитеты рәисе Андрей Клишас шул турыда белдерде. 

«VPN кулланган өчен җаваплылык юк һәм аны кертү турында фикер алышмыйлар», – дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Июнь башында Роскомнадзор РИА Новости агентлыгына Русия территориясендә VPN-сервислар эшен чикләве турында билгеләп үткән иде. Мондый сервислар РФ законнарын боза дип бәяләнде. 

Русиядә 2017 елдан башлап VPN-сервисларны һәм анонимайзерларны куллануны тыю турында закон гамәлдә. Аларны илдә тыелган мәгълүматлардан файдалану өчен кулланырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак монда. 

Читайте нас