Яңалыклар
3 август 2022, 14:42

Быел иген уңышы шатландыра

Бүген Благовар районының "Благовар" кошчылык заводы базасында "Басу көне" зона чарасы үтте.

Быел иген уңышы шатландыраБыел иген уңышы шатландыра
Быел иген уңышы шатландыра

Аның эшендә 12 район аграрийлары катнашты. Көн тәртибендә быелгы урак эшләре тикшерелде, авыл хуҗалыгы культуралараның төрле сортлары үсүче күрсәтмә тәҗрибә участоклары һәм авыл хуҗалыгы техникалары һәм корылмалары күргәзмәсе эшләде.
Быел республикада уҗым культуралары уңышы шатлыклы - уңыш гектарыннан 35 центнерга кадәр җитә. Бу күрсәткеч соңгы өч елга караганда яхшырак. Әйтик, 2019 елда уҗым культураларының уртача уңышы гектарыннан 21,5 центнер булса, 2020 елда 28 ц, коры 2021 елда нибары 16,4 центнер тәшкил иткән.
БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, яхшы уңыш табигать юмартлыгы аркасында гына үсми. Минераль ашламаларны файдалану елдан-ел арта. Башкортстан аграрийлары аны 2020 елда 163 мең тонна сатып алса, 2021 елда - 185 мең, 2022 елда исә 205 мең тоннага кадәр җиткергән.
Билгеле булуынча, минераль ашламаларны сатып алуга, чыгымнарның 70 процентына кадәр, республика бюджетыннан субсидия бүленә. 2020 елда моңа 550 млн. сум бүленгән.
Тиздән алдагы 2023 ел уңышы өчен уҗымга чәчү эшләре башланачак. Тагын да җиргә тиешенчә минераль ашлама кертергә кирәк, югыйсә, мул уңышка зур өмет баглап булмый.
- Алдагы атнада яңгырлар көтелә. Бу, бер яктан, урак эшләренә тоткарлык тудырачак, икенче яктан, чәчү вакытында ул бик тә кирәк. Искә төшергәндә, былтыр яңгырлар яумау сәбәпле орлыкны коры туфракка салырга туры килгән иде,- диде Илшат Фазрахманов.

Чыганак: БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас