Яңалыклар
29 июль 2022, 05:42

"Ласточка" юлга кузгалды

Уфа-Раевка маршруты буенча “Ласточка” тиз йөрешле поезды җибәрелде

"Ласточка" юлга кузгалды"Ласточка" юлга кузгалды
"Ласточка" юлга кузгалды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Уфа-Раевка маршруты буенча “Ласточка” тиз йөрешле поезды җибәрелүен хәбәр итә.

Статистика буенча, бу безнең республика халкы арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе. Шуңа күрә мәсьәләне хәл итә алуыбызга бик шатбыз. “Ласточка”ның юлда вакыты – 1 сәгать тә 40 минут. Дим бситәсендә, Чишмәдә, Шингәк-күлдә һәм Дәүләкәндә туктый. Уфадан состав -9. 04., Раевкадан -17.03тә кузгала. Составта 5 вагон”, дип яза Радий Хәбиров.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы озакламый рееспубликаның көньягына “Орлан” поезды җибәреләчәген хәбәр итә. Моннан тыш, декабрьгә кадәр бөтен юнәлешләрдә дә икенче пар электричкалар җибәреләчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас