Яңалыклар
29 июль 2022, 13:16

Хезмәттәшлек ныгый

Сергей Греков Уртак Иран-Русия сәүдә палатасы вәкиле Сәид Җәлил Җәлили-фар белән очрашты.

Хезмәттәшлек ныгыйХезмәттәшлек ныгый
Хезмәттәшлек ныгый

Русия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле, Премьер-министры урынбасары, республика Хөкүмәте министры Сергей Греков Уртак Иран-Русия сәүдә палатасы вәкиле Сәид Җәлил Җәлили-фар белән очрашты.

"Безнең очрашу - май аенда Иранда булган Башкортстан бизнес-миссиясенең бай һәм нәтиҗәле эшчәнлегенең дәвамы. Республикаларыбызның хезмәттәшлекне үстереп, уртак мәнфәгатьләр өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләр инфраструктурасын булдырабыз, атап әйткәндә, нефть тармагы, энергетика, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф", - диде Сергей Греков.

"Ислам республикасы Башкортстан контрагентларының Топ-10 илләренә керә. Үзара товар әйләнеше күләме, 2020 ел белән чагыштыргандаһ 6,7 тапкыр арткан, 121,1 миллион АКШ доллары тәшкил итә. Хәзер республика Иранга үлчәү приборлары, инструментлар һәм бораулау җайланмалары, химик продуктлар, бакыр, ашлык озата, үз чиратында, прокат станоклары өчен чуен валкалар, сыекландырылган газ, бутилен, яшелчә продукциясе импортлый. Башкортстанның югары уку йортларында 53 Иран студенты укый, күбесенчә табиблар, - диде Башкортстан вәкиле.

Сәид Җәлил Җәлили-фар әфәнде агросәнәгать, нефть-газ эшкәртү һәм машина төзү комплекслары өлкәсендә республиканың потенциалын югары бәяләде һәм эшлекле, мәдәни-мәгариф элемтәләре линиясе буенча уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсен билгеләп үтте.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас