Яңалыклар
29 июль 2022, 12:39

"Башкорт аты" башланды

Бүген Баймак районының Графское күле ярында “Башкорт аты” токымлы атларның республика фестивале башланды

"Башкорт аты" башланды"Башкорт аты" башланды
"Башкорт аты" башланды

Бүген Баймак районының Графское күле ярында “Башкорт аты” токымлы атларның республика фестивале башланды

Беренче көн сайлап алу ярышларына багышланды. 30 июльдә узачак фестивальнең эшлекле программасы кысаларында катнашучылар Башкортстанда елкычылык тармагын селекция һәм технологик тәэмин итүнең, шулай ук башкорт токымын алга таба камилләштерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Башкорт аты - максималь табигый килеп чыккан уникаль токым. Ягъни кеше аның эволюцион процессына кысылмаган диярлек. Башкорт аты күптән кулга ияләшкән, әмма табигый тормыш рәвешенә якынлыкны саклап калган. Бу токым Башкортстаннан читтә дә – Татарстанда, Чиләбе өлкәсендә һәм Калмыкиядә таралган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас