

“Башкорт аты” башкорт токымлы атларның республика фестивале кысаларында Баймак районында җәядән ату буенча "Мәргән укчы” төбәкара фестивале уза.
Анда Башкортстан укчыларыннан тыш, Калмыкия, Пермь крае, Әстерхан, Чиләбе, Омск өлкәләреннән, Екатеринбург һәм Мәскәүдән 100гә якын иң яхшы укчы катнаша.
Ярыш ике номинациядә үтә.
"Мәргән укчы" - төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган масштаблы проект. Ул халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалауга һәм өйрәнүгә багышлана. Традицион башкорт уеннарының бер төрен популярлаштырып кына калмый, милли этник киемне дә пропагандалый.
Әлеге фестиваль 2016 елдан бирле үткәрелә. Шул арада ул республикада гына түгел, ә бөтен-тирә як төбәкләрдә популяр. Анда хәтта Германия, Төркия, Литва, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Словакия, Дагыстаннан килгән спортчылар катнашты.