Яңалыклар
28 июль 2022, 08:52

Уналты бассейн төзеләчәк

Республика властьлары 2030 елга Башкортстанның  54 районын да бассейн белән тәэмин итүне планлаштыра.

Уналты бассейн төзеләчәкУналты бассейн төзеләчәк
Уналты бассейн төзеләчәк

БР яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов белдерүенчә, бу эшне гамәлгә ашыру өчен 16 бассейн төзеләчәк. Республика башлыгы кушуына ярашлы, 2030 елга кадәр һәр районда бассейн төзү каралган.  Әлеге вакытта өч муниципалитетта бу объектларны проектлау эшләре тәмамланган.

         Әлбәттә, бассейннар кирәк. Бездә җәй мәлендә су керү мизгеле бер ай гына бит. Шулай ук һәр авылда махсус су керү урыннары булдыру да күптән өлгергән мәсьәлә. Югыйсә, теләсә нинди урында су кереп, елга-күлләрдә ел саен әллә күпме кеше батып үлә. Һәр авылның да хәвефсез су керү урыны булырга тиеш. Дәүләт үз карамагына алса, бу эш тә ерып чыккысыз түгел. Җитмәсә, моның өчен күп чыганаклар да кирәкми.

Фото: smartik.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас