Яңалыклар
28 июль 2022, 05:17

Хәвефле чорга керәбез

Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 27 июльдән алып 1 августка кадәр республикада янгын чыгу хәвефе арта.

Хәвефле чорга керәбезХәвефле чорга керәбез
Хәвефле чорга керәбез

Башкортстан халкын янгыннар чыгу хәвефе хакында кисәтәләр. Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 27 июльдән алып 1 августка кадәр республикада янгын чыгу хәвефе арта.

Моңа бәйле ведомство республика халкына һәм кунакларына:

–урманнарда учак якмаска (хәтта су буйларында да);

–яланнарда коры үләнне яндырмаска. Моны эшләгән кешене күргән очракта, туктатырга һәм аңлатырга тырышырга;

–тәмәке төпчекләре һәм шырпыларны җиргә ташламаска;

–урманнарга автомобильдә һәм мотоциклда кермәскә (глушитель очкыны янгынга сәбәп булырга мөмкин) киңәш итә.

Онытмагыз: коры үләнгә ташланган шешә, хәтта пыяла кисәкләре дә линза ролен үтәп, ут чыгара ала.

Табигатебезне бергә саклыйк!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас