

Хәбәр итүебезчә, 23 июльдә, Чишмә районындагы “Патриот” паркында беренче тапкыр республика киң мәгълүмәт чаралары вәкилләре өчен “Медиа геройлары узышы” үтте.
Ул Башкортстанның Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары буенча агентлык һәм республиканың Спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Узышларда матбугат, телевидение һәм радио журналистлары командалар белән чыгыш ясады.
“Медиа геройлар ярышы” дистанциясен Башкортстанның 18 журналисты һәм блогеры ике сәгать эчендә узды. Финишка беренче булып “Башкортостан” гәзите командасы килде. Гәзитнең баш мөхәррире, Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков әйтүенчә, алар басма мәгълүмат чаралары арасында катнашучыларны тулысынча үз коллективларыннан чыгарган бердәнбер команда булган.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте матбугат хезмәте командасы капитаны Фәнис Әхмәтов, трассаны узгач, андагы каршылыкларны бик кызыклы дип бәяләде.
“Башинформ” командасы әләмкүтәреп калде һәм финишны кулга-кул тотынып узды.