Яңалыклар
24 июль 2022, 05:40

Якындагы өч көнгә һава торышы

Һава торышы белгечләре якындагы өч көнгә һава торышын фаразлады.

Якындагы өч көнгә һава торышыЯкындагы өч көнгә һава торышы
Якындагы өч көнгә һава торышы

Башкортстан гидрометеорология үзәге белдереүенчә, бүген республикада аязаючан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез +27,+32 градус.
Иртәгә, дүшәмбе көнне, шулай ук көчле яңгырлар көтелми, урыны белән кыска вакытлы явым-төшем булачак, күк күкрәячәк. Җил үзгәрүчән юнәлешле исәчәк. Төнлә һава темепературасы +13, +18 булса, таулы районнарда +8 градус кына булачак. Көндез һава +26, +31 градуска кадәр җылыначак.
Сишәмбедә республика буенча кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк, аерым районнарда күк күкриячәк. Һава температурасы төнлә +12,+17 булса, көндез+22,+27 градус.
Кыска вакытлы җәй кояшы астында иркәләнеп, Д витамины җыеп калырга өлгерик!

Фото: kartinkin.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас