Яңалыклар
24 июль 2022, 07:33

Сочида көчле койма яңгырлар

Сочида көчле койма яңгырлар яву сәбәпле Бзугу елгасы ярларынан чыккан.

Сочида көчле койма яңгырларСочида көчле койма яңгырлар
Сочида көчле койма яңгырлар

Көчле агым Сочи урамнарына котырып чыгып, юлында очраган автомобильләрне, йомычка урынына уйнатып, үзе белән алып киткән. Кайбер машиналар бөтенләе белән су астына күмелеп калган. Ташкын сәбәпле электр энергиясе бирү белән проблемалар туган. Яңгырлар көчле давыл җиле белән бергә булган.
Кызганычка каршы, метеорологлар стихиянең тиз генә тынмаячагын, бәлки, кабаттан тагын да көчлерәк итеп киләчәген кисәткән. Смерчь хасыйл булачагын да кисәтә һава торышы белгечләре.
Халыкка ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб эшчәнлеге оештырылган. Кешеләр матди казалар күрә, бер кеше һәлак булды дип хәбәр ителә.

Фото: vladtime.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас