

Бүген Башкортстанда мунчачы осталыгы буенча Идел буе федераль округының ябык сайлап алу чемпионаты старт алды.
Бәйгедә Башкортстан республикасы, Самара һәм Киров өлкәләреннән сайлап алу ярышлары финалчылары катнашты.
Мунчачылар шәһәр читендәге “Фазенда” клубында ярышты. Һәр катнашучыга 40 минут вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә мунча остасы пар бүлмәсен әзерләргә, судьяларга үз программасын тәкъдим итәргә, чыгыш ясарга, сорауларга җавап бирергә һәм соңыннан бүлмәне җыештырып алырга тиеш иде.
Чемпионатның төп хөкемдары – Уфа шәһәрендәге “Түбәдәге мунча” комплексы белән идарә итүче Кристина Бугрова. Ул – мунчачылар осталыгы буенча Русия ярышларында күп тапкыр призлы урыннар яулаган спортчы.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүче 13-14 августта Суздаль шәһәрендә узачак “Урыс мунчасы” Бөтенрусия чемпионатына юл тотачак.
Иртәгә спа-мунча буенча Русия ачык төбәк сайлап алу чемпионаты үтәчәк. Анда Мәскәү, Чиләбе, Новосибирск, Удмурт республикасы вәкилләре катнашачак.