Яңалыклар
23 июль 2022, 05:03

Радий Хәбировтан – корбан ашы

Батальондагы егетләрнең яртысы – мөселманнар.

Бүген Украинада барган хәрби операциядә катнашу өчен Башкортстанда ике батальон төзелде: алар Русия Геройлары Миңлегәли Шәйморатов һәм Александр Доставалов исеменнәрен йөртәләр.

Ил күләмендәге максатларны тормышка ашыруга юл алган ир-егетләрне республика җитәкчелеге һәрчак игътибар үзәгендә тота. Безнең батальоннар азык-төлек, кием һәм башка кирәк-ярак белән тиешенчә тәэмин ителгән, акчалата түләүләр тәгаенләнгән.

Әлбәттә, матди ярдәм белән бергә рухи куәтләү дә мөһим роль уйный. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел Корбан бәйрәмендә Уфадагы “Лалә” мәчетендә үткән гәеттә: “Бүген мин Украинада фашизмга каршы көрәшкән меңләгән Русия, Башкортстан егетләре өчен дога кылам”, – диде. Аннары ул, егетләрнең туган җиргә исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, Югары мөфти, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинның фатихасында нәзер корбаны салу ниятен әйтте.

Шушы көннәрдә ул ниятен үтәде: кичә, җомга көнендә корбанга диелгән берничә сыерның ите Александр Доставалов исемендәге ирекмәннәр батальонына алып барып җиткерелде.

“Ит белән бергә он, ярма, яшелчә, тәмләткечләр, башка төрле кирәк-ярак – барысы да китерелде. Шулай ук республикадан махсус пешекчеләр дә килде. Алар мул итеп токмачлы аш, плау, өлеш һәм башка ризыклар әзерләде, – дип бәян итте Доставалов исемендәге батальоннан хәрби-ялан имамы Хәмзә хәзрәт Хафизов. – Егетләр полигондагы хәрби күнекмәләрдән кайткач, мин аларга иминлек өчен көрәшнең ата-бабалардан килгән изге гамәл булуы хакында вәгазь сөйләдем. Аннары бергәләп җомга намазы укыдык. Батальондагы егетләрнең яртысы – мөселманнар. Намаз укый белгәннәре дә, белмәгәннәре дә бар, әммә барысы да, шулай ук башка милләтләрдән булган кардәшләребез дә диннең тормышта ни кадәр мөһим икәнлен аңлый. Батальондагы барлык якташларыбыз бергәләшеп нәзер корбаныннан әзерләнгән мул табында сыйланды. Зур хәстәрлек күрсәткән өчен Радий Фәрит улына рәхмәтләребезне белдерәбез. Республика Башлыгының корбан ашы егетләргә тагын да зуррак ышаныч, көч-куәт өстәде ”.

Озакламый Миңлегәли Шәйморатов исемендәге батальон егетләренә дә корбан чалынып җибәреләчәк.

Әйе, Башкортстанда һәр дини бәйрәм – гомум бәйрәм. Хәрби әзерлек үтүче егетләр дә, нинди милләт һәм диндә булуларына карамастан, бәйрәм өстәле артында иңгә-иңне терәп, бергә утырдылар. Аларны гаделсезлек, явызлык һәм нацизмга каршы көрәшү дигән уртак максат берләштерә.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас