

Русия югары уку йортларында “Алдынгы инженер мәктәпләре” проекты кысаларында илнең анык фәнни-технология бурычларын хәл итүгә студентларны әзерләүче 30 мәктәп-мәйданчык булдырылган.
Башкортстанда бердәнбер шундый мәктәп Уфа дәүләт авиация техник университетында эшли, ул Евразия дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге составына керә.
“Киләчәк моторлары” УДАТУ мәктәбе Русиянең хәрби һәм гражданлык авиациясе өчен югары нәтиҗәле электр һәм гибрид көч җайланмаларын, агрегатларны һәм аларның системаларын булдыруга юнәлтелгән глобаль фәнни-техник бурычны хәл итәчәк.
Аның кысаларында УДАТУ тикшеренүләренең электр машиналары һәм аларның идарә итү системалары, көч җайланмалары һәм аларны булдыру технологияләре, мәгълүмати технологияләр, яңа материаллар кебек юнәлешләр гамәлгә ашырылачак. Проектның төп индустриаль партнерлары булып республиканың зур заводлары торачак.
“Университет нигезендә алдынгы инженер мәктәбе булдыру – республика өчен зур вакыйга, киләчәктә ул фәнни-мәгариф инфраструктурасының мөһим өлеше булачак”, – ди вуз ректоры Сергей Новиков.
Инженер мәктәбе инде 2022 елда ук бизнес ихтыяҗлары өчен тикшерүләр һәм эшләнмәләр әзерләүгә 105 миллион сум җәлеп итәр дип күзаллана.