Яңалыклар
21 июль 2022, 06:27

Яңгыр һәм җил килә

Эссе көннәр үтеп тә киттеме ни?

Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, алдагы көннәрдә һава торышы бераз үзгәрәчәк.

Бүген, 21 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Термометр баганалары +22, +27 градуска күтәреләчәк.

22 июль, җомга, урыны белән шулай ук яңгырлар фаразлана. Һава температурасы төнен +11, +16 градус, урыны белән +6 градус булачак, ә көндез +22, +27 градуска җитәчәк.

23 июль, шимбә, республиканың кайсыбер районнарында кыска вакытлы яңгарлар көтелә. Термометр баганалары төнен +11, +16 градус күрсәтсә, көндез +23, +28 градуска менәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас