

Белорет заводы “Лада Ларгус” өчен пружиналар җитештерә башлаячак.
“Мартта ук без импорттан алыштыруга 5 меңнән артык сәнәгать продукциясе берәмлеге исемлеген төзеп куйдык һәм Русия төбәкләре һәм дустанә мөнәсәбәттәге илләр белән эшли башладык. Менә беренче нәтиҗәләрен күрәбез.
Шулай итеп Белорет шәһәрендә урнашкан Урал пружина заводы “Лада Ларгус” автомобильләренең бөтен модельле рәтенә пружина җитештерү өчен сайлап алу турын үтте.
Бу үзебезнең автопром өчен импорт алыштыру программасының бер өлеше. Соңгы вакытка кадәр комплектлаштыручы детальләр тулысынча чит илдән кертелә иде”, – дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәр битләрендә.