Яңалыклар
21 июль 2022, 09:06

Чүп үләне баса

Баймак районы халкы чаң суга

Чүп үләне басаЧүп үләне баса
Чүп үләне баса

Баймак районында кылганны хәтерләтүче чүп үләне тарала. Беренче булып әлеге хәлгә җирле халык чаң суга башлады.

–Аны Баймак районы карьерын, Тубын руднигы ярларын ныгыту өчен  Казахстаннан керттеләр. Хәзер ул тарала. Чәчүлекләргә барып җитсә, фаҗига булачак. Ул үлән астында җир таш кебек ката. Мал аны ашамый”, – дип зарлана район халкы.

–Әйе, бар бездә андый чүп үләне. Бер ун ел элек барлыкка килде. Без аны кыргый арпа дип атыйбыз. Гадәттә, юл читләрендә, чокырларда үсә. Маллар түгел, күселәр дә  ашамый. Башкортстанга кайдан килеп эләккәнен әйтүе авыр. Бәлки Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләреннән мал азыгы белән килгәндер, –дип фаразлый Баймак районы баш агрономы Нәҗип Хәсәнов.

Биология фәннәре кандидаты, НИИСХ УФИЦ РАНның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Хәсәнова сүзләренә караганда, ул куркыныч чүп үләне. Эссегә, һава торышының үзгәрүенә чыдам, тиз тарала һәм ул территориядә үсүче табигый үсемлекләрне “этеп чыгара”. Артык коры булу сәбәпле маллар аны ашамый.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас