

Русия Президенты Владимир Путин бүген, ягъни 19 июльдә Тегеранда эшләячәк. Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренә караганда, Владимир Путин Тегеранга көн уртасында киләчәк һәм Иран Президенты Эбрахим Раиси белән очрашачак. Аннан соң Иран җитәкчесе Али Хаменеи белән әңгәмә планлаштырылган. Владимир Путин Иранны Русиянең мөһим партнеры дип атады, чөнки безнең илләр дустанә мөнәсәбәттә. Юрий Ушаков билгеләп үткәнчә, Мәскәү белән Тегеранның ике яклы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгару планнары бар - стратегик партнерлык дәрәҗәсе, шуңа күрә яңа дәүләтара килешү әзерләнә.
Ике яклы очрашулар сериясен Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән әңгәмәсендә дәвам итәчәк. Көннең икенче яртысында Тегеранда Сүриядәге хәлне җайга салуга ярдәм итү процессының дәүләт башлыклары - Астана гарантлары очрашуы узачак.
Иран Башкортстан контрагентларының топ-10 иленә керә. Бу - Башкортстан өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә ул җәһәттән үз фикерен язды. “Соңгы елларда без партнерларны Русия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә актив эзлибез. Бу эш беренче җимешләрен бирә. Беларусьның машина төзелеше предприятиеләре белән кооперация башлана, Казахстан һәм башка илләр белән сәүдә-мәдәни мөнәсәбәтләр үсә. 21 апрельдә Мәскәүдә Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сорена Саттари белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләп фикер алыштык. Иран - Якын һәм Урта Көнчыгыш тоташкан эре дәүләт. 40 елдан артык санкцияләр шартларында булганда, бу ил җитди технологик һәм икътисади үсешне тәэмин итте. Биредә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү нык үскән, һәм, һичшиксез, Башкортстан предприятиеләре уртак проектлар белән кызыксына. Безнең өчен азык-төлек сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Иран тәҗрибәсе файдалы булачак. Иран республикабыздан ашлык һәм ит импорты, шулай ук Башкортстан территориясендә инвестпроектлар белән кызыксына.
Иранда үзебезнең вәкиллекне ачу мәсьәләсе өстендә эшлибез. Безнең делегация май урталарында Тәһранда эре нефть-газ күргәзмәсендә булачак. Сүз уңаеннан, кызыклы факт - Иран нефтенә тиздән 115 ел тула, ә Башкортстанныкына - 90. Иран вәкилләрен тантаналы чараларда көтәбез.
Фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштырабыз. Бездә кадрлар әзерләү һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсендә үзара кызыксыну бар. Хәзер республиканың югары уку йортларында Ираннан 53 студент укый, аларның абсолют күпчелеге - булачак медиклар.
Барысына да Персия тарихын укырга тәкъдим итәм. Бу - борынгы мәдәният, һәйкәлләр, көнчыгыш әкиятләре дөньясы булган ил. Ышанам, бу юнәлеш безнең туристлар өчен җәлеп итүчән булачак, бигрәк тә без Уфа белән Тегеран арасында туры авиаэлемтәне ачсак. Мондый планнар да бездә бар”.