Яңалыклар
19 июль 2022, 08:19

Медицина учреждениесенең лицензиясе бармы?

2022 елның беренче яртыеллыгында, былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда, республикада медицина учреждениеләренә бирелгән лицензияләр саны 45 % арткан.

Медицина учреждениесенең лицензиясе бармы?Медицина учреждениесенең лицензиясе бармы?
Медицина учреждениесенең лицензиясе бармы?

2022 елның беренче яртыеллыгында, былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда, республикада медицина учреждениеләренә бирелгән лицензияләр саны 45 % арткан.

Бу лицензияләнгән эшчәнлек төрләренең федераль исемлеге кыскартылу сәбәпле лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү белән бәйле.
- Хәзер гигиена тәрбиясе, дезинфектология, клиник микология, сексология, энтомология кебек эшчәнлек төрләренә аерым лицензия алу кирәк түгел. Медицина эшчәнлегенең лицензияләнгән төрләре исемлеген кыскарту безнең эшне дә, лицензия алучыларныкын да гадиләштерәчәк. Хәзерге вакытта лицензияләр исемлегеннән чыгарылган барлык медицина учреждениеләре дә 2022 елның 1 сентябренә кадәр лицензияләрне яңадан рәсмиләштерүгә гариза бирергә тиеш, - ди БР сәламәтлек саклау министрлыгының лицензия бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхаветдинова.
Медицина эшчәнлеге буенча лицензияне оператив алуда Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләү бүлегенә һәрьяклап булышлык күрсәтә. Шул максаттан лицензияләү буенча хезмәтләр алганда консультацияләү һәм методик ярдәм күрсәтү буенча "Кайнар элемтә" эш урыны булдырылган һәм уңайлы булсын өчен лицензияләү турындагы бөтен мәгълүмат сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында урнашкан.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлегенә лицензияне беренче тапкыр рәсмиләштерү 15 көн, ә янә рәсмиләштерү  10 көн тәшкил итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас