Яңалыклар
19 июль 2022, 13:25

Импорт даруларга бәйлелек кимер

Шулай дип язды Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров телеграм каналында.

Импорт даруларга бәйлелек кимерИмпорт даруларга бәйлелек кимер
Импорт даруларга бәйлелек кимер

“Ковид чикләүләре вакытында Башкортстан импорт поставкаларга бәйлелекне киметү буенча зур тәҗрибә туплады.

2020 елда без 5,5 млн күптапкыр кулланмалы битлекләр һәм 1 млн саклану костюмнары тектек.

Медпромда безнең яхшы практика бар, фарминдустриядә дә импорт алыштыру практикасы киң җәелеш ала. Төбәктә эшләнүче фармпордукциянең 95 процетын ике эре предприятие  - “Иммунопрепарат НПП “Макроген” филиалы һәм ОАО “Фармстандарт-УфаВИТ” эшли.

Власть һәм бизнес бергә санкция чикләүләрен җиңә алачак, медицина өлкәсендә сәнәгать җитештерүне үсештерергә тәэмин итә алачак”, - дип язды Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров телеграм каналында.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас