Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 июль 2022, 14:38

Дүрт кызның өчесен соңгы юлга озаттылар...

Бу – барысы өчен да уртак кайгы.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 19 июльдә, Бакалы районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган кызларның өчесен соңгы юлга озаттылар.

Район хакимияте башлыгы Александр Андреев әйтүенчә, кызларның икесен – православия зиратында, берсен мөселман зиратында җирләгәннәр.

Дүртенче кызның әнисе бүген кичкә кайтып җитәргә тиеш. Яңа Уренгойда эшләгән ханым кызын кайда җирләргә икәнлеген үзе хәл итәчәк.

“Кызлар белән хушлашырга бик күп кеше килде: туганнары, танышлары, дуслары, хакимият, мәктәп, Уфаның сәнгать училищесы вәкилләре. Бу – барысы өчен да уртак кайгы, – ди Андреев. – Ике гаиләгә ярдәм күрсәттек, тагын ике гаилә чыгымнары үз өсләренә алуларын әйтте”.

Исегезгә төшерәбез, 18 июль иртән Бакалыны урап үтүче юлда “AUDI A5” автомобиленең 23 яшьлек водителе 4 кызны бәрдерә. Кызлар машинага каршы юл читеннән китеп бараган була. Коточкыч авариядә аларның дүртесе дә урында җан бирә...

Ахирәтләрнең өчесенә 18-19 яшь була, ә берсе нибары 16 яшьлек кенә килеш бу дөньядан китеп бара.

“Экспертиза водительнең канында алкоголь булуын ачыклаган”, – дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәрләре. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: