

Башкортстанда беренче тапкыр калкаугычлы рыбатлон үтәчәк. Ул Нуриман районында Павловка су саклагычының “Павлочка паркы”нда 30 июльдә көндезге сәгать 12.00 башлана.
Рыбатлон – ул балык тоту белән йөгерүнең катнаш төре, анда һәркем үзе тота, үзе йөгерә. Кышкы командалы рыбатлон биредә март аенда оештырылган иде. Рыбатлонның лозунгы: тоттыңмы - йөгер!
Җәйге рыбатлон исә бик гади: масс-страттан соң кулына телескопический кармак тоткан балыкчы 1 кмлык өч круг әйләнергә, ике җирдә туктап, теләсә нинди зурлыктагы ике балык тотарга тиеш.
Бу бик кызыклы һәм яңа спорт төре. Анда барысы да уңышка бәйле. Балыкларга җимне оештыручылар әзерли.
Рыбатлонның тулы кагыйдәләре белән http://www.rybatlon.ru/prilozhenie.html сайтында таныша аласыз.