

Республикабызның Ярмәкәй районынының Иске Шах авылы үзенең 285 еллык юбилеен билгеләде. Чара "Атайсал" республика проекты кысаларында үтте. "Байрак", җәмгыяте, Раил Латыйпов, Айзат Сөнәгәтуллин крестьян-фермер хуҗалыклары, Самат Миңнуллин шәхси предприятие җитәкчеләре авыл биләмәсендә бәйрәм оештыруга зур ярдәм күрсәткән.
Искешахлылар "Атайсал" проектында актив катнаша. Мәсәлән, 2021 елда алар Биектау итәгендәге изге чишмәне төзекләндергәннәр. Изге эшне Фәнил Нигъмәтуллин һәм Кифая Шәрәфисламова оештырган.
Төрле риваятьләр багышланган мәһабәт Биектау, авыл яныннан ефәк тасмадай бормаланып аккан Кыйдаш елгасы, күпсанлы саф чишмәләр, Ярмәкәй сусаклагычы - искешахлыларның туган як горурлыгы. Әлбәттә, авылның төп казанышы аның уңган, булдыклы, туган ягына кайгыртучанлык күрсәтүче кешеләре. Матур юбилейны ачык һава астында көрәш, ат чабышлары, бәйрәм концерты бизәде.