

Республика җитәкчелеге Иран ягы белән берничә тапкыр очрашулар үткәрде, алар исә булачак сәфәр кысаларында конструктив сөйләшүләргә нигез булып тора.
Мәсәлән, быел апрельдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән Иран Ислам Республикасының фән һәм технологияләр буена президент урынбасары Сорен Саттари, Иранның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Җәләл, Башкортстанның Русия президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиле - вице-премьер Сергей Грековның һәм Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белән очрашуы булган иде. Сөйләшүләр барышында Иран партнерларны республика икътисадының мөмкинлекләре белән якыннан таныштырдылар, нефть һәм газ өлкәсендә, авыл хуҗалыгында һәм гуманитар багланышларда перспективалы юнәлешләр буенча фикер алыштылар.
Май аенда Башкортстанның РФ президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиле - вице-премьер Сергей Греков Башкортстан малтабарлары делегациясе белән Иранда булды.
Башкортстан Республикасы белән хезмәттәшлекнең әһәмиятен Иранның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Казем Җәләл дә билгеләде.
- Иран Башкортстан белән үзара хезмәттәшлекне арытаба үстерү яклы. Башкортстан Иран белән хезмәттәшлек итү буенча Русиянең актив субъектларының берсе. Алдагы сәфәр Башкортстан һәм Иран предприятиеләре өчен файдалы булыр, уртак проектларны гамәлгә ашыруга китерер,- дигән фикерен яңгыратты Казем Җәләл.