

Чара кысаларында "Атайсал" проектында актив катнашучылар бүләкләнде. Җирле әһәмиятттәге мәсьәләләрне чишүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә БР Башлыгының, муниципаль район хакимияте һәм авыл хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара барышында төрле яшьтәге хоккейчылар парады, классташлар очрашулары, урам-урам белән яшәүчеләр очрашулары үтте. Мәктәп укучылары флешмоб әзерләгән иде. Шулай ук волейбол ярышлары оештырылды.
Танылган җырчылар Илһам Вәлиев, Әнвәр Нургалиев, Айгөл Габдуллина, Айнур Баянов, Фәүдәт Гыйләҗев, Илдус Вәлиев чарага нур өстәделәр.
«МGaz» җитәкчесе, "Атайсал" проекты катнашучысы Марат Мидхәт улы Исаев чараның иганәчесе булды.