

2022 елның беренче ярты еллыгында аэропорт 1,74 млн. кеше хезмәтләндергән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Аэропорт коллективы ел ахырына кадәр бу күрсәткечне 3,7 млн.-га кадәр җиткерергә исәпли.
Уфа һава киңлекләреннән иң күп рейс Мәскәү, Санкт-Петербургка ясала. Моннан тыш, Екатеринбург, Казан, Түбән Новгород, Самара, Красноярскига, Новосибирскига, Волгоградка туры очышлар бар.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров нәтиҗәле эшчәнлеге өчен "Уфа"халыкара аэропорты җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Коллективның яңа рейслар ачу өстендә эш алып баруын билгеләде."Без республикада яшәүчеләрнең чит илгә, шулай ук илнең тагын да күбрәк төбәкләренә чыгу мөмкинлекләрен киңәйтәбез", - диде ул.
"БР Башлыгы сайты"ннан.
Фото: "Башинформ".