Яңалыклар
18 июль 2022, 17:48

198 мең гаилә торак шартларын яхшырткан

Бүген Республика йортында республика төзелеш өлкәсе эшчәнлеге тикшерелде.

198 мең гаилә торак шартларын яхшырткан198 мең гаилә торак шартларын яхшырткан
198 мең гаилә торак шартларын яхшырткан

Быел елның тәүге 6 ае эчендә төбәктә 1,5 млн. квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу исә былтыргы елның шушы чоры белән чагыштырганда 111,1 процент тәшкил иткән.
БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов белдерүенчә, республика торакны файдалануга кертү буенча Идел буе федераль округында - икенче, Русиядә җиденче урынны били.
2022 елның гыйнвар-июнендә Башкортстанда 198 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында - беренче, ил буенча алтынчы урынны били.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас