+22 °С
Яңгыр


Зилаер районында көчле яңгыр булган. Бу хакта Башгидрометүзәктән хәбәр итәләр.
Синоптиклар әйтүенчә, 13 июль кичен Кананикольскийдагы метеостанциядә сәгать ярымда ике декада нормасы кадәр яңгыр яуган. Яңгырның күләме 49 миллиметрга җиткән. Бу 10 көнлек нормадан ике тапкырга күбрәк дигән сүз.
Эссе көннәрдән соң янә яңгырлар башланды. Әле башкалада да яңгыр сибәләп тора. Сезнең якларда һава торышы ничек?