Яңалыклар
15 июль 2022, 04:05

Фри бәрәңгесе җитми, ди

Хәзер нәрсә ашарлар инде?

kartinkin.netkartinkin.net
kartinkin.net

Русиягә карата санкцияләр кертелү сәбәпле, фри бәрәңгесен җитештерүчеләр үз продукцияләрен безнең илгә кертүдән баш тарткан. Шуңа илдәге “Вкусно – и точка” (элекке McDonald's) тиз туклану рестораннарында әлеге бәрәңге дефициты башланган. Бу хакта рестораннар челтәре генераль директоры Олег Пароев “РБК”га сөйләгән.

Аның әйтүенчә, әлегә кадәр фри өчен бәрәңгенең 85 проценты Русия территориясендә җитештерелгән, ә 15 проценты чит илләрдән кертелгән. Чөнки бездә әлеге азыкны әзерләү өчен кирәкле бәрәңге сортлары җитәрлек күләмдә юк. Мондый төр бәрәңгене күбрәк үстерү дә проблеманы хәл итмәячәк, чөнки аны эшкәртү куәтләре җитмәячәк. Хәтта саклау мәсьәләсе дә проблемага әйләнергә мөмкин, дигән ул.

Әле Русиядә фри өчен бәрәңге эшкәртүче берничә предприятие бар. Алар елына җәмгысе 100 мең тонна продукция әзерли. Ә шул вакытта бу азыкка ихтыяҗ бездә елына 150-170 мең тонна икән.

Шуңа бүген “Вкусно – и точка” нокталарының кайсыберләрендә фри бәрәңгесен менюдан алып торырга мөмкиннәр. Шулай ук “по-деревенски” дигәне дә җитмәскә ихтимал. Шулай да бу проблеманы көзгә кадәр хәл итмәкчеләр.

Иии, үзебез бакчада үстергән бәрәңгене тәгәрәтеп ашаудан да тәмлесе бармы соң? Фриларың бер читтә торсын. Булмаса да кайгырасы түгелбез, шулай бит?

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас