Яңалыклар
15 июль 2022, 03:26

Эссе көннәр тәмаммы?

Һава торышы үзгәрә, диләр.

Башкортстанда эссе көннәргә алмашка салкынча һава торышы һәм яшенле яңгырлар киләчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Бүген, 15 июльдә, атмосфера фронтлары үтү сәбәпле, һава торышы тотрыксыз булачак. Термометр баганалары көндез +22, +27 градуска күтәрелсә, көньяк-көнчыгышта +32 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән яшенле яңгыр, хәтта койма яңгыр, көчле җил фаразлана.

Шимбә, 16 июльдә, көндез һава температурасы +24, +29 градус булачак. Урыны белән шулай ук яшенле яңгырлар көтелә.

Якшәмбе, 17 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, боз-борчак явуы да бар. Термометр баганалары төнен +12, +17 градус күрсәтсә, көндез +24, +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас