

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә безнең республикага Абхазия президенты Аслан Бжания кунакка килде. Ул БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музеенда һәм Бөрҗән районындагы мәгарәдә дә булды.
Абхазия кунаклары башта музей-заповедник белән таныштылар. Ул быел 9 июльдә, БМО тарафыннан игълан ителгән тотрыклы үсеш максатларында Русиядә халыкара фундаменталь фәннәр елы старт алу кысаларында ачылды. Андрей Назаров ассызыклаганча, «Шүлгәнташ» музее Европа дәрәҗәсенә туры килә, һәм ул Бөрҗән районына тагын да күбрәк туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шуннан соң Аслан Бжания журналистлар белән очрашкач, бу тарихи урынны күрү тәэссоратлары белән бүлеште. Аның сүзләренә караганда, республикага килүенең беренче көннәреннән үк ул Башкортстанның матурлыгына таң калган. Абхазия Президенты билгеләп үткәнчә, Бөрҗән районында булганнан соң, аның ике республиканың уртак яклары күп булуын аңлаган, ә иң мөһиме Абхазиядә дә, Башкортстанда да гаҗәеп матур табигатьле, дигән.