

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан һәм Абхазия республикасы үз территорияләренең иктисади, инвестицияләр һәм туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
Сәламләү сүзендә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров мондый очрашуларның үзара сәүдә һәм инвестицияләрне алга җибәрүдә, кооперация элемтәләрен ныгытуда, эшкуарлык берләшмәләренең турыдан-туры диалогын киңәйтүдә зур роль уйнавын белгеләде.
“Бүген без хезмәттәшлегебез өчен ныклы нигез салабыз. Башкортстан Русиядә һәм дөньяда танылган эшлекле абруйга ия. Без 128 ил белән сәүдә-икътисади элемтә алып барабыз. Былтыр тышкы сәүдә әйләнеше күләме 4,6 миллиард доллардан артты. Ә ике республика арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 14,6 миллион долларга җитте. Республика зур сату базарына ия”– диде Премьер-министр.
Республиканың визит карточкасы булып алга киткән авыл хуҗалыгы торуы аерым билгеләнде.
“Башкортстанда азык-төлекнең барлык төрләре дә диярлек җитештерелә. Ел саен 4 миллион тоннага кадәр ашлык җыябыз. Сыер ите, кымыз, бал һәм сөт җитештерү, ат һәм сыер саны буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керәбез. Бу азык-төлек сәнәгатен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ача. Биредә без ел саен җитештерүне 5 процентка арттырабыз”, - дип бәян итте Назаров.
Абхазия Президенты Аслан Бжания, үз чиратында, җылы каршы алулары өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
“Безнең республикаларга бирелгән хезмәттәшлек куәте әлеге тулысынча кулланылмый. Без тормышның төрле өлкәләрендә элемтәләрне ныгытырга тиеш. Максат – гражданнарыбызның тормышыбызны яхшырту, республикаларда җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләрне Абхазиядән Башкортстанга һәм киресенчә китерү мөмкинлеге булдыру”, – диде Аслан Бжания.
Андрей Назаров һәм Аслан Бжания киләчәктә туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә, ике арада туристлар агымын үстерүгә, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләрнең экспорт һәм импорты күләмнәрен арттыруга ышаныч белдерделәр.