

Башкортстанда “Сәламәтлек һәм туризм” Бөтенрусия сәламәтләндерү фестивале узачак. Мондый чара беренче тапкыр үткәрелә. Ул 23 июльдән 24 июльгә кадәр “Фазенда” шәһәр яны клубы территориясендә оештырыла.
Фестиваль Русия Федерациясендә ел саен уздырыла торган дискуссия, фәнни, күргәзмә мәйданчыгы булачак. Чараны Мунча чабынуы белгечләренең милли федерациясе ярдәмендә Башкортстан Хөкүмәте оештыра. Фестивальдә бар ил буенча 1000нән артык белгеч катнашачак. Алар туризм өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү, эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Төп чараларның берсе “Рәхәттә” мунча фестивален үткәрү булачак. Аның максаты – мунча мәдәниятен алга этәрү. Монда Гиннессның ике яңа рекордын кую күзаллана. Алар – күп кешенең берьюлы салкын су белән коенуы һәм җәмәгать мунчасында коллектив белән чабыну.
Чарага килү өчен https://нарахате.рф. сайтында теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56638