Яңалыклар
14 июль 2022, 13:53

Җәен хыяллар тормышка аша

Леонид гитаралы булды. 

https://resbash.ruhttps://resbash.ru
https://resbash.ru

Республикада “Хыяллар җәе” акциясе бара. Ул Луганск халык республикасыннан Уфага килгән гаиләләрнең балаларына багышлана.

Алар арасында 16 яшьлек Леонид Руденко да бар. Бүген Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Анна Казак аның хыялын тормышка ашырды: ул егеткә “Barcelona” гитарасын тапшырды.

“Мин музыка белән биш яшьтән шөгыльләнәм. Минем гитара бар иде, ләкин өйдән чыгып китәргә туры килгәч, без иң кирәкле әйберләрне генә алдык”, – ди Леонид.

Бүген ул һөнәр сайлау алдында: егет медицина белән дә кызыксына, әмма иҗаттан да аерылырга теләми. Анна Казак исә, теләк булганда, аларның икесен дә берьюлы алып барып була дип аңлатты.

“Балаларның теләкләрен тормышка ашырганда без аларның кызыксынуларын сайлыйбыз”, – диде Казак.

Исегезгә төшерәбез, “Хыяллар җәе” акциясе “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе башлангычы белән старт алды

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас