Яңалыклар
14 июль 2022, 06:07

Һава торышы тотрыксыз

Әллә тагын яңгырлар башланамы?

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 14 һәм 15 июльдә атмосфера фронтлары якынаю сәбәпле республика буенча тотрыксыз һава торышы күзәтеләчәк.

“Яшен яшьнәп, күк күкрәп  яңгырлар явачак, урыны белән койм яңгырлар, боз явуы ихтимал, давыл чыгачак. Бүген, 14 июльдә,  көндез +30, +35 градус эссе булачак. 15 июльдә исә салкын фронт килү сәбәпле һава температурасы бераз түбәнәячәк. Көндез +22, +27 градус эссе булачак, көньяк-көнчыгышта +32 градуска кадәр”, – диләр синоптиклар.

16 июльдә республикада уртача эсселектәге һава торышы көтелә. Көндез +24, +29 градус эссе. Урыны белән күк күкрәп койма яңгырлар явачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас