

Абхазия Президенты Аслан Бжания һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булдылар.
Абхазия делегациясе вертолет двигательләре компонентларын чыгару буенча җитештерү-технология үзәге эшчәнлеге белән танышты. Бу – берләшмәдәге иң заманча производстволарның берсе. Биредә 300дән артык станок һәм эшкәртү үзәкләре булган дүрт участокта 800гә якын мотор төзүче эшли. Алар “Ка” һәм “Ми” вертолетлары өчен двигательләрнең төп төеннәрен эшләп кенә калмый, ә очу аппаратларына детальләр җитештерүне дә үзләштерә.
“УМПО” машина төзүдә киң тәҗрибәгә ия булган зур тарихлы, бик әһәмиятле һәм уникаль предприятие, – диде Андрей Назаров. – Монда бик яхшы коллектив эшли, яшьләр, үзебезнең вузларны тәмамлаучылар күп. Предприятиенең даими рәвештә заманча технологияләр куллануын аерым билгеләргә кирәк. Шуның аркасында без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз”.
Аслан Бжания Уфа моторлар төзүчеләренең эшләнмәләрен югары бәяләде.
“УМПО” заводын күрү һәм легендар авиация двигательләрен җитештерүне үз күзләрең белән күзәтү бик кызык булды. Башкортстан белән без ике як өчен дә тыгыз һәм отышлы хезмәттәшлек итәргә әзербез”, – диде ул.
Экскурсия тәмамланганнан соң, Аслан Бжанияга Су-35 истребителенең кечерәйтелгән күчермәсен бүләк иттеләр. Аның өчен двигательләр “УМПО” заводында җыела. Абхазия Президенты кыйммәтле бүләкне эш кабинетында сакларга вәгъдә итте.