Яңалыклар
14 июль 2022, 10:08

Аралар якыная

Элемтәләр ныгый. 

https://vk.com/agnazarovhttps://vk.com/agnazarov
https://vk.com/agnazarov

“Бу көннәрдә без Абхазиядән кадерле кунакларны каршыладык. Безнең халыклар – якын, безнең буын бер дәүләтнең – Советлар Союзының гражданнары булды. Безнең уртак яклар байтак, күп еллар хезмәттәшлек итәбез.

2021 елда республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 14,6 миллион долларга җитте. Бу – аннан да алдагы ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Киләчәктә товар әйләнешен якынча 10 тапкырга арттырырга ниятлибез. Азык-төлек продукциясен – иген, коры сөт, көнбагыш мае, йомырка, “Башкортстан продукты” бренды товарларын экспортка озатырга әзербез. Ә үзебезгә Абхазияне билгеле иткән яшелчә-җимеш, шәрабларны кертергә ният итәбез”, – шулай дип язган бүген Башкортстан хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров үзенең социаль челтәрләдәге сәхифәләрендә.

Шулай ук ул республикалар арасында туризмны үстерү кирәклеген дә ассызыклаган. Туроператорлар мәгълүматы буенча, ел саен Башкортстаннан 7 мең тирәсе кеше Абхазиядә ял итә. Безнең республика да, үз чиратында, Абхазия туристларын кабул итәргә әзер.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә, медицина һәм башка тармаклар буенча да хезмәттәшлекне ныгыту күзаллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас