

91 яшендә Миләүшә Мөхәммәтшәрип кызы Мостафина бакыйлыкка күчкән. Ул – Уфаның элекке мэре, мәрхүм Өлфәт Мостафинның әнисе.
Миләүшә Мөхәммәтшәрип кызын соңгы юлга озатырга Чакмагыш районына республика җитәкчесе Радий Хәбиров та килде. Ул Өлфәт Мостафинның әнисенә карата аерым бер җылы мөнәсәбәттә булды. Районга эш сәфәре барышында гел кереп хәлләрен белә иде. 90 яше белән дә котлаган иде.
Миләүшә Мостафина хакында Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов үзенең социаль челтәрләрендә җанга үтеп керерлек сүзләр язган һәм шигырь урнаштырган.
“Өлфәт Мансур улы әнисенең, кызганычка каршы, гомере өзелде. Минем өчен бу бик зур югалту, чөнки Миләүшә апа безнең өчен – улының дуслары өчен Әни кебек иде: безне нык якын күрде ул.
Әле күптән түгел аны 90 яшьлек юбилее белән котлаган идек, туган авылында Өлфәт Мостафинның истәлегенә бергә мемориаль такта ачкан идек. Ә үткән ялларда мин аны Корбан гаете белән котлап, хәлләрен белеп кайткан идем. Ул һәрвакыт дингә, гореф-гадәтләргә тугры булды.
Арабыздан китеп барса да, истә аның хикмәтле вәгазьләре калды – көчле булырга, бирешмәскә. Миләүшә апа соңгы минутларга кадәр көчле рухлы булды: беркайчан да авырлыклардан курыкмады, бу чыныгу үз вакытында аңа бик күп сынауларны үтергә ярдәм итте. И, катлаулы тормыш юллары...
Гомер буе яндың балалар дип,
Һәр минутың үтте хезмәттә.
Күп сынаулар төште иңнәреңә,
Аз килмәде сиңа михнәт тә...
Тормыш арбасының бик авырын
Яшьтән туры килде тартырга...
Өлкәннәргә тиеш авыр йөкне
Иңнәреңдә алып барырга.
Өч лачындай уллар үстердең син,
Тик сокланып телгә алырлык.
Синең сабырлыкка, тырышлыкка
Булды һәрчак таңнар калырлык.
Өлфәт улың — олы горурлыгың
Иртә китте ләкин дөньядан...
Хәсрәт-кайгыларны күтәрергә
Көчләр таптың икән син кайдан...
Инде мәңгелеккә күзең йомдың...
Тыныч йокла, Миләүшә апа.
Авыр туфракларың җиңел булсын,
Урыннарың булсын оҗмахта".