Яңалыклар
13 июль 2022, 05:30

Китап сатып алу модасы янә әйләнеп кайта

Китапларны сатып алалар икән, ятып укыйлар дигән сүз түгел. Әмма барыбер бүген китапның өйләргә керүе яхшы күренештер ул...

Китап сатып алу модасы янә әйләнеп кайтаКитап сатып алу модасы янә әйләнеп кайта
Китап сатып алу модасы янә әйләнеп кайта

Социолог Михаил Розенблит әйтүенә караганда, китаплар бүген әби-бабайлардан мирас булып калган көмеш калаклар кебек янә модага керә. Өйдә китапханә булмау заманча итеп әйткәндә “комильфо” түгел икән. Чынлыкта булганмы-булмаганмы, кунакларга морза ата-бабаларың турында сөйләү, шәҗәрә агачын күрсәтү, алардан калган китапханә белән таныштыру кунак кабул итүнең бер өлеше булып тора. Китапханәне үзең сатып алган китаплар белән тулыландыруыңны да әйтсәң, синең хакта фикер тагын да югарырак булачак. Укыйсыңмы, дип берәү дә сорамый бит. Бүген китаплар хуҗасын укымышлы итеп кенә күрсәтеп калмый, ә матди яктан да хәленең яхшы булуын исбатлый. Чөнки санкцияләр кертелгәннән соң китапларга хаклар шактый арткан. Мәсәлән, “Феникс” нәшрияте директоры Олеся Фартушная  әдәби романнарның хакы 30-40 процентка, балалар өчен наклейкалы китаплар 100 процентка (!) артуын әйтә.

Әмма шулай булуына карамастан, кәгазь китапларга сорау да арта. Электрон китаплар белән чагыштырганда кәгазь китапларга сорау 19 процентка арткан. Бу, әлбәттә, язылмалы электрон сервисларның безнең ил түләү системасы белән эшләүдән баш тартуына да, ковид аркасында кертелгән чикләүләрнең бетүенә дә (китап кибетләренә ирекле кереп була) бәйле.  Тагын бер, безнең ил халкына аеруча хас сыйфатка бәйле ул. Китапларны запаска ала башлаганнар. Нәкъ карабодай һәм шикәр комы кебек. Чөнки басма нәшриятка хак күтәрелүен дәвам итәчәк.

Әйе, китапларны сатып алалар икән, ятып укыйлар дигән сүз түгел. Әмма барыбер бүген китапның өйләргә керүе яхшы күренеш. Бүген әти-әнисе укымаса, иртәгә баласы булса да укыр дигән өмет бар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас