Яңалыклар
13 июль 2022, 05:44

Гастрономия фестивале

Моңа кадәр без фестивальдә читтән торып катнаша идек. 

ugra-news.ruugra-news.ru
Фото:ugra-news.ru

Мәскәүдә 14-17 июль көннәрендә ел саен уза торган “Вкусы России” гастрономия фестивале үтәчәк. Анда  илебезнең 65 төбәгеннән 300ләп компания катнашачак.  Традиция буенча, Башкортстан биредә үзенең милли брендларын тәкъдим итәчәк: бал продукциясен, үләнле чәйләрен, талкан һәм ит деликатеслары. “Башкортстан ике ел рәттән “Вкусы России” фестиваленең иң актив катнашучыларының берсе булды, анда без продукциябезне читтән торып тәкъдим иттек. Хәзер исә үзебезнең  продукцияне гастрофестивальгә барып тәкъдим итү форсаты туды. Безнең җитештерүчеләр сынатмас дип ышанам, мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары  натураль башкорт милли ризыкларын лаеклы бәяләр дип ышанасы килә”, – ди БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Гастрономия бәйрәме 22 мәйданда узачак. Фестивальнең үзәк зоналарының берсе  Горький исемендәге паркта урнашкан. Биредә кунакларны иҗади, кәсепче һәм кулинария мастер-класслары, фуд-корт һәм артистлар чыгышы көтә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас