

Бүген, 13 июльдә, Абхазия президенты белән БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Салават Юлаев һәйкәленә һәм Дуслык Монументына чәчәкләр салдылар. Тантанада Абхазия делегациясе дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, башкалабыз Уфада Абхазия президенты кайсыбер сәнәгать предприятиеләрен һәм социаль объектларны барып күрәчәк.
Сәфәр кысаларында шулай ук Радий Хәбиров белән рәсми очрашу, Абхазия һәм Башкортстанның икътисади, инвестицион һәм туризм потенциалы презентацияләре планлаштырылган.
Чыганак: pravitelstvorb.ru