

Башкортстанда яңа университет барлыкка килде. Бу хактагы боерыкка Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кул куйган.
Документка ярашлы, республикада рәсми рәвештә яңа вуз төзелгән. Ул башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетларын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән Уфа фән һәм технологияләр университеты.
Фальковның урынбасары Дмитрий Афанасьев күптән түгел бездә булган иде һәм ул әлеге яңалыкка карата болай диде:
“2030 елга Башкортстан илнең фән һәм мәгариф башкалаларының берсе булачагына ышанам. Моңа аның “Приоритет-2030” һәм башка программаларда катнашуы булышлык итәчәк”.
Исегезгә төшерәбез, ике вузны берләштерү идеясе тәүге мәлләрдә каршылыклы фикерләр уяткан иде. Озак сөйләшүләрдән соң аларны берләштерү өстенлеге билгеләнде. Республика Башлыгы әйтүенчә, ике көчле вузның кушылуы нәтиҗәсендә фән буенча куәтле уку йорты барлыкка киләчәк.