

Башкортстан республикасы премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә түбәндәге эчтәлекле пост урнаштырды.
“Ял көннәре дәвам итә, әмма республика Хөкүмәтенең ялы юк, без гел эшлибез. Бүген киңәшмәдә Мариупольне тергезүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алышабыз. Республика һәрвакыт мохтаҗ булган төбәкләргә ярдәм итәргә тырыша, безгә киңәшләр, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә читтә калмаячакбыз. Бу төбәк Башлыгының позициясе.
Шулай ук без Абхазиядән делегация килүгә әзерләнәбез. Делегацияне президентлары Аслан Георгиевич җитәкли, аның белән без күптән таныш. Безнең өчен яхшы дусларны күрү һәм аларны үзебездә кабул итү зур хөрмәт. Кунакларыбызга республиканың мөмкинлекләрен күрсәтербез.
Яхшы хезмәт атнасы!” дип язды ул.